2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешне контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү барышында Алексеевск районының ике сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклады. Кибет сатучылар тыелган сәгатьләрдә, нәкъ менә 10 сәгатькә кадәр гражданнарга сыра саттылар.