Киң таралыш алган сәүдә хезмәте күрсәтү рәвешләренең берсе - сатып алучыга танышу һәм сайлап алу өчен сатучы тарафыннан күрсәтелә торган үрнәкләр буенча товарлар сату. Хезмәт күрсәтүнең мондый формасы, нигездә, зур габаритлы, күләмле товарларны ваклап сату челтәре аша сатканда кулланыла. Шуңа күрә мондый товарларны ваклап сатуның иң нәтиҗәле ысулы - тулысынча җыелган, җайга салынган, ягъни эксплуатацияләүгә әзер булган бер яки берничә үрнәк буенча сату.