2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре өчен «Үз вакытың белән идарә итү» дигән темага дәрес үткәрелде. Чараны «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе педагог-психологы Ильвира Латыйпова үткәрде. Районнарда урнашкан хезмәткәрләр үткәрелгән дәрестә ZOOM платформасы аша катнаштылар.