Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, бөек татар шагыйре музеенда булдылар.
Г. Тукай музее 1986 елдан «Шамил йорты» дип аталган Иске Татар бистәсе территориясендә иң матур биналарның берсендә эшли. Аның экспозициясендә - Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре, аның исән калган фоторәсемнәре һәм нәшер ителгән әсәрләре, гәҗит-журналлар, редакция әйберләре белән шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның үлем битлеге саклана.