Арча районы - музейлар иле. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы мемориаль музей комплексы аеруча популяр. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы составына Габдулла Тукай музее, Сәгъди абзый йорты керә. Агымдагы елның җәй ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гаиләләре белән Габдулла Тукай музеенда булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, бөек татар шагыйре музеенда булдылар.
Г. Тукай музее 1986 елдан «Шамил йорты» дип аталган Иске Татар бистәсе территориясендә иң матур биналарның берсендә эшли. Аның экспозициясендә - Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре, аның исән калган фоторәсемнәре һәм нәшер ителгән әсәрләре, гәҗит-журналлар, редакция әйберләре белән шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм документлары, Г.Тукайның үлем битлеге саклана.