ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Җиңү диктанты» дигән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи диктантында катнашты. Рәсми сайтта теркәлгәч, катнашу өчен Әлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбен мәйданчык итеп сайладылар. Безнең хезмәткәрләр унберенче сыйныф укучылары янына эләктеләр.

Тэги: Җиңү диктанты

29 апрельдә Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, акциянең рәсми сайтында теркәлеп, «Җиңү диктанты – 2021» дигән Халыкара тарихи диктантта катнаштылар.

Бу акциянең төп максаты - тарихи дөреслекне саклап калу, Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзының, Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү. «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе илнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. Акциянең максаты - фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгын саклап калу.

Тэги: Җиңү диктанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International