2021 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Иллюзион» кинотеатрында Алабуга муниципаль районының «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылган балалар рәсемнәре күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.