2022 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында 2021 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы семинар булды. Семинарда керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибе һәм мәгълүматларны тутырганда җибәрелергә мөмкин булган типик хаталар турында мәсьәләләр каралды.