Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде:
- Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, ювелир эшләнмәләр бүлегендә, топазлы балдак сатып алдым. Якынча 5 айдан бер таш селкенә башлады. Балдакны кибеткә илттем, балдак деформалаштырылган, шуңа күрә таш селкенгән, диделәр. Балдак бик нәзакәтле, һәм, чыннан да, кию процессында бармак формасын кабул иткән. Сатучылар балдак түгәрәк булып калырга тиеш, дип раслый. Аннары экспертиза үткәрсәләр, минем исәпкә үткәрелергә тиеш диделәр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Нәтиҗәдә, килеп туган каршылыклардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сатучылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы?