Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Указ республика Хөкүмәтенең рәсми порталында басылып чыкты.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесен «Дуслык» ордены белән бүләкләргә» - Татарстан Республикасы Президентының мондый Указы республика Хөкүмәтенең рәсми порталында басылып чыкты.