Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Алып Хан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә кизү торды.
Кизү тору вакытында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба –Закон) төп нигезләмәләре, ваклап сату-сату килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.