Бөтендөнья татар милли ашлары көне ел саен 28 февральдә билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне кулинария һәм сервис буенча конкурслар, яшь хуҗабикәләр белән мастер-класслар һәм татар үзәкләрендә, кафеларда, рестораннарда традицион кунакчыл татар милли табыннары уза. Евразия һәм дөньяның күп кенә халыклары татар милли ризыклары рецептларын үзләштергәннәр, кайберләре тулысынча, башкалары өлешчә.