ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 22 октябренә планлаштырылган Бердәм гражданнарны кабул итү көне 2024 елның 25 октябренә 14.00 сәгатькә күчерелә. Әлеге карар Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.

Тэги: БРИКС

7
июнь, 2024 ел
җомга

Хөрмәтле Казан халкы! «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын үткәрү көннәрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны вакытлыча чикләү турында хәбәр итәбез (2024 елның 13-22 июнҗ көннәре). Алкоголь сату 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр спорт объектлары янында урнашкан сәүдә нокталарында тыелачак. Бу чикләү чара вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелгән.

Тэги: БРИКС

6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 13-22 июньдә, Халыкара мультиспорт чарасы уздырылган көннәрдә Казанда алкогольле продукцияне ваклап сатуга чикләүләр булачак. Карар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Тыю спорт объектлары тирәсендә гамәлдә булачак. Ул гомуми туклану йортларына кагылмаячак.

Тэги: БРИКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International