ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кечкенә генә өмә уздырып алды – эри алмаган карны таратты. Казанда гомумкала өмәсе 20 апрельдә узачак. Аның вакытын күчерү турында карар шәһәрдә яшәүчеләрдән килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр итә KZN.RU. Гадәттә Казанда гомумкала өмәсе ел саен апрельнең соңгы көннәрендә үткәрелә иде. Бу вакытта коры һәм җылы һава торышы башлана, шәһәрне кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту һәм республика башкаласын җәйге чорга әзерләү мөмкинлеге туа. Быел өмә уздыру 27 апрельгә планлаштырылган иде.

Узган атна дәвамында өмәдә катнашырга ниятләгән шәһәр халкыннан бу чараны, апрельнең соңгы ялларын Пасха бәйрәмен уздыруга багышлар өчен, бер атнага алгарак күчерү гозере белән берничә мөрәҗәгать алынган. Һава торышы өмәне билгеләнгән датасыннан алдарак үткәрү мөмкинлеген биргәнгә күрә, Казанның башкарма комитеты тарафыннан гомумкала өмәсен 20 нче апрельгә күчерү карары кабул ителгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре хезмәт вазыйфаларын үтәү барышында Мәскәү-Чиләбе трассасында Екатеринбург кешесе йөртеп килгән "Лада ХRAY" маркалы автомашинаны туктаткан. Автомобильне карау барышында ярлыклары булмаган, ныклап яшерелгән катыргы тартмалар ачыкланган. Һәр тартма эчендә һәркайсы 10 литрлы, үтәкүренмәле төстә полиэтилен пакетлар булган, аларга үтәкүренмәле спирткатнашмалы сыекча тутырылган. Шул рәвешле легаль булмаган әйләнештән спирткатнашмалы 240 литр продукция алынган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү эше алып барыла, продукция үрнәкләре экспертизага юлланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе кысаларында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар уздырыла. Мисал өчен, белгечләр Түбән Каманың 25 нче гимназиясендә үсеп килүче яшь буын белән аралашты. Өлкән сыйныфларда укучылар өчен "Кулланучылар белеме нигезләре" темасына дәрес-лекция уздырылды. Балаларга сатып алынган товарның үлчәме, төсе, габариты туры килмәгәндә нишләргә кирәклеге турында, әгәр техник катлаулы товарларда төзексезлек барлыкка килсә, ничек итеп дөрес гамәл кылырга, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда алмаштыру яки кайтару мөмкин булуы турында аңлаттылар. Билгеләп үтәсе килә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләрен бу мәктәпкә 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Миндарованы "Мин - тикшерүче" IX Идел буе яшьләрнең гыйльми-тикшеренү конференциясендә ("Хокук белеме" секция бүлеге) катнашуга әзерләүдә ярдәм итү өчен дә чакырганнар, әлеге чара Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районындагы сәләтле балалар өчен "Мәктәптән тыш эш үзәге" өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырыла. Белгечләр белән берлектә гамәлдә булган законнарның нормалары: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре каралды. Гыйльми конференциягә әзерлек барышында төрле мәгълүматлар белән эшләргә кирәк: китаплар, компьютер. Укучының китаплардан, журналлардан, интернеттан гына түгел, ә белгечләрнең консультацияләреннән дә файдалана алуы да мөһим.

Эшкуарлар һәм сатучылар белән эшләү федераль законнардагы нормалар, муниципаль хокукый актлар, шулай ук аларны бозган өчен санкцияләр турында хәбәр итүгә, кулланучылар базарында эшләгәндә законнардагы барлык таләпләрнең үтәлүе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Кулланучыларның хокукларын тормышка ашыру һәм тәэмин итү чаралары белән берлектә бозылган хокукларны яклау да дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә муниципаль районы базарында сатучылар өчен семинар-уку уздырды. Мисал өчен, шәхси эшкуар С.Р.Кәримованың сәүдә объектында хатын-кызлар киеме, урын-җир һәм сәнәгый товарлар сатыла. Семинар барышында кулланучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Консультацияләр барышында сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм төгәл мәгълүматларның булуы, шулай ук рус телендә товарлар турында мәгълүматларның, сатып алучы почмагында нинди мәгълүматларның урнаштырылырга тиешлеге, тиешле мәгълүмат белән оешманың элмә тактасы булуы турында сүз барды.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә, Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, шахмат буенча ярышлар уза. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 кешелек командасын җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкли. Өч көн дәвамында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шахмат уйный белү күнекмәләрен күрсәтәчәк. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Шахмат буенча олимпия резервы мәктәбендә уза.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАО ял итүчеләр белән үзара багланышта торуын дәвам итә. Әлеге пансионатта якын-тирә районнардан килүче пенсионерлар ял итә, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләр ала. Пансионатта ял итүчеләрнең барысы да биредә сәламәтлекләрен яхшыртып кына калмыйча, яшьтәшләре арасында ял итә, шул ук вакытта кулланучы буларак белем дәрәҗәсен дә күтәрә ала. Соңгысында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәм итә. Белгечләр ял итүчеләр белән даими рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен аңлату буенча укулар уздыра. Очрашулар "Түгәрәк өстәл", "Сорау-җавап", "Гамәли дәресләр", "Хосусый очрашу" форматында уздырыла. Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын грамоталы итеп якларга, кирәк булганда, дәгъва хатын төзергә ярдәм итә. Пансионатта ял итүчеләргә "Ремонт чорына башка товарны биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучының кулланучы кредиты: бурычка алучы белешмәлеге", "Кредит картасы" темаларына буклетлар тапшырылды. Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше турында мәгълүмат бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көндәлек өчен сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

Ә инде хәзер әлеге аксессуарны дөрес сайлау мәсьәләсенә төшенеп карыйк.

Сумка – тышкы образның аерылгысыз бер өлеше һәм иң әһәмиятле аксессуарларның берсе булып тора.

Әйдәгез хәл итик: нәрсәгә игътибар бирергә?

Гади генә 4 кагыйдә бар, аларны үтәгән очракта сезнең образ тагын да гармониялерәк күренер.

Сумка сезнең фигурага туры килергә тиеш.

Зурлыгының әһәмияте бар. Ни өчен бу мөһим? Сумкаларны без аякның бот өлешенә туры килгән җирендә тотып йөрибез, кечкенә зурлыктагы сумка мөчәне арттырып күрсәтә, ягъни аның фонында без тагын да зуррак булып күренәчәкбез. Шуңа күрә дә пропорцияләрне күзәтергә һәм төп кагыйдәне үтәргә кирәк: үзара охшашлык булырга тиеш.

Әгәр сезнең фигурагыз кечкенә һәм нәфис икән, ул чакта кечкенә сумкаларны сайларга кирәк. Зурлыгы буенча үзегездән зуррак булган баул күтәреп йөрү дә кирәкмәс. Әгәр сез эрерәк формалы хатын-кыз булсагыз, кечкенә сумкаларга өстенлек бирү килешеп бетмәс, уртача зурлыктагы сумкаларны сайлагыз. "Рlus size" зурлыгындагы туташлар өчен үзенең үлчәменә һәм буй озынлыгына карата уртачарак зурлыктагы сумкага игътибар итү кулай булыр.

Дөрес сайланган төс

Көндәлек образлар өчен иң туры килә торган сумка төсе – соры, соры-коңгырт, сөт төсендәге ак һәм зәңгәр (офис өчен). Әгәр сез төсмерне дөрес итеп сайласагыз, сумкагыз сезне кышын да, җәен дә сөендереп торыр, яраткан образыгызны тулыландырыр.  

Карага алмаш – зәңгәрдән башлап куе кызыл төскә кадәр – барлык басынкы төсләр.

Аяк киеме төсенә карап сумка төсен сайлау – хәзер инде модада түгел.

Сыйфатлы фурнитура

Сумка алганда замокларның, андагы язуларның, тоткаларның һәм калган барлык фурнитураның сыйфатына игътибар бирегез. Детальләрнең барысы да сыйфатлы һәм пөхтә ясалган булырга тиеш.

Фурнитураның төсе ул хәтле зур әһәмияткә ия түгел, образда барлык металларны да бер төсле итеп сайларга димәгән.

Сумканың формасы әһәмиятле

Катылыгы буенча сумкаларның төрле вариантлары бар: йомшак, формасыз сумка-капчыклар, бик каты, йомшак, ләкин төгәл формалары булган сумкалар. Көндәлек тормыш өчен формасын саклап тотучы сумка менә дигән булачак. Нәкъ шундый модельләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Алар теләсә кайсы образга яраша һәм бик урынлы күренә.

Йомшак формалы сумкалар күркәм күренә, алар билгеле бер образларны яхшы тулыландыра, ләкин көндәлек вариант сыйфатында калыша төшә.  

Хәзер инде сез көндәлек өчен сумканы ничек сайларга кирәклеге хакында беләсез! Әлеге гади киңәшләрне истә тотарга тырышыгыз, ул чакта нәкъ үзегезгә тиешлесен һичшиксез табарсыз!  Сатып аласы әйберләрегез уңышлы булсын!

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Александр Кранатов Лаеш районының Комлы Ковал урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аларда үз хокукларын һәм якын кешеләренең хокукларын яклауга мәнфәгать булдыру максатларында, гамәли ягыннан күрсәтелде. Чара вакытында тормыштан мисаллар китерелде, укучылар үзләренчә фикер йөртте: бу очракта кулланучы кем була, мисал итеп китерелгән очрак кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга туры киләме һәм әлеге проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин? Укучылар тәкъдим ителгән тема белән бик кызыксынды һәм гамәли мәсьәләләр хакында кызып-кызып фикер алышты. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәккән саен кулланырга мөмкин булган өстәл китабына әйләнергә тиеш.   Укучылар "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән танышты. Законда кулланучыларның кайсы хокукларының регламентланган булуы турында аңлатмалар бирелде. Очрашу азагында укучылар басма матбугат белән танышып чыкты һәм ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадага чакыру алдылар.

2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан шәхси эшкуар Ф.Н.Хәкимҗанованың хатын-кызлар өчен кием-салым сатыла торган сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлатып, сатучылар өчен өйрәтүле семинар уздырылды.

Сатучыга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары хакында аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәялекләрне дөрес итеп рәсмиләштерү һәм урнаштыру, тукыма һәм трикотаж эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре турында, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук әзерләп чыгаручыларның товарлары турында кирәкле мәгълүматларга; сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алмаштыруга һәм кайтаруга; бер рәвешле бәялекләр рәсмиләштерүгә кагылышлы һ.б. мәсьәләләр дә каралды.

Семинар барышында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында файдалы мәгълүматлары булган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук "Халык контроле" ТР ДМС системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча, бигрәк тә ерак урнашкан авыл торак пунктларында, элеккегечә гражданнарны урынга чыгып кабул итү, семинарлар оештыру һәм уздыру, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, шул исәптән хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре белән кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы буенча очрашулар – аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып кала бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Җәләтова Яңа Кәшир авыл җирлегендә халыкны урынга чыгып кабул итте. Чарада авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина да катнашты. Авыл җирлеге составына дүрт торак пункты керә: Яңа Кәшир авылы, шулай ук аз халыклы Ак Чишмә, Бикәсаз, Болгар-1 авыллары. Әлеге җирлекнең барлык биш кибете дә Яңа Кәширдә урнашкан, анда азык-төлек буенча да, сәнәгать товарлары да киң ассортиментта тәкъдим ителгән. Бу кибетләрнең өчесендә алкогольле продукция, шул исәптән сыра, сатыла. "Амалия" ҖЧҖ, шәхси эшкуарлар Хафизова, Зиннуров, Якупов, Рамазанов кебек хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре белән консультация-аңлатма бирү эше, кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм бу эшне кисәтү максатларында, турыдан-туры сәүдә объектларында, урынга чыгып үткәрелде. Авылда яшәүчеләр, тулаем алганда, кибетләр эшеннән канәгать, шикаятьләр килмәгән. Аңлатмалар нигездә сыйфатсыз кәрәзле телефоннарны кайтару, шулай ук пластик тәрәзә урнаштыру мәсьәләләре буенча бирелде. Болар белән берлектә, Бикәсаз авылында яшәүче, Яңа Кәшир авылына (6 км ераклыкта) кирәкле барлык товарлар артыннан йөрүче кешеләр үз авылларында кибет булмауга борчылу белдерде, урынга чыгып сәүдә итү графигының үтәлмәве турында әйтте.  

Җирле үзидарә органында хезмәткәрләр өчен ОМС буенча аерым укулар уздырылды, әлеге чара барышында ТР "Халык контроле" ДМС аша алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге закон бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында тагын бер кат искәртеп үтелде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International