ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов Чистай районының Татар Сарсазы авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Авылда яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында бәян ителде. Очрашу барышында сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтелгәндә җитешсезлекләр ачыклануга бәйле мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Моннан тыш, товарларның җитешсезлекләренә карата кулланучылардан таләпләр белдерү сроклары турында да аңлатып үтелде.Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны, җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклауның "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында ни рәвешле күздә тотылганлыгын аңлату буенча семинар-уку уздырылды. Авыл халкы кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасын алды.  


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Гомумбелем, урта һәм югары уку йортларында укучылар арасында ел дәвамында кулланучыларның хокукларын тәэмин итүнең актуаль аспектлары буенча, шул исәптән финанс хезмәтләре һәм мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә дә, кулланучыларның тематик дәрес-практикумнары, әңгәмәләр, факультатив дәресләр, лекцияләр һәм семинарлар уздырыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Арча агросәнәгый һөнәр көллияте" ДАҺББУ 1 нче филиалы студентлары өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәрес-практикум уздырды. Дәреснең максаты укучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштырудан, грамоталы кулланучы тәрбияләүдән, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле якланырга кирәклеген, әлеге өлкәдә үз хокукларыңны яклау буенча элементар белемнәр һәм низагларны хәл итү юлларын законлы юл белән эзләү күнекмәләрен формалаштырудан, укучыларны товарлар базарында үз-үзен белемле итеп тотарга өйрәтүдән гыйбарәт. Дәрес барышында студентлар вакыты чыккан продукцияне кайтару мәсьәләләре, балигълык яшенә җитмәгәннәргә тәмәке эшләнмәләрен сату кагыйдәләре, сезонлы товарларны кайтару сроклары һ.б. турында кызыксынды. Килгән сорауларның барысына да белгечләр тулы җавап бирде. Чара азагында кулланучылар өчен мәгълүматлары булган брошюралар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы номеры таратылды.

2019 елның апрель ае өчен спиртлы һәм алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү күләмнәре турында белешмәләр кабул итү 2019 елның 1 маеннан 14енә кадәр автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак.

РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карарында социаль әһәмиятле товарлар исемлеге билгеләнгән, аларның бәяләре махсус контрольдә тора – туклану базарында кулланучыларда булган ихтыяҗларны канәгатьләндерү һәм намуслы конкуренция өчен аларга карата чик дәрәҗә мөмкин булган ваклап сату хаклары куелырга мөмкин. Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә чик дәрәҗә ваклап сату бәяләре, әгәр аерым РФ субъекты яки субъектлары территориясендә 30 көн тоташ товарларга ваклап сату бәяләренең үсеше 30% һәм аннан күбрәк тәшкил итсә, хөкүмәт тарафыннан 90 көннән артмаган чорга билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә, 16 апрельдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Айрат Шәйхетдинов һәм Гөлфия Чурсина тарафыннан Хөкүмәтнең 530 нчы карары белән расланган товарларның бәяләренә һәм ассортимент куелышына мониторинг ясалды. Әлеге мониторинг барышында билгеләнгәнчә, азык-төлек базарында бәяләр үзгәрешенә китергән төп сәбәпләре башка төрле күмәртәләп сату бәяләре белән продукциянең яңа партияләре килүгә, шулай ук аның ассортименты яңартылуга һәм киңәйтелүгә бәйле. Ә күмәртәләп сатып җибәрүчеләрдән җибәрелә торган бәяләрнең бер төрле булмавы илнең төрле төбәкләрендә җитештерүчеләрнең бәяләренә турыдан-туры бәйле. Бәя билгеләүдә продукциянең сезонлы булуы да билгеле бер роль уйный, әйтик бәйрәмнәрдә продукциянең аерым төрләренә бәяләр дә, ихтыяҗ да артырга мөмкин. Ведомство тикшерүендә торган районнарда һәм Казан шәһәрендә бәяләр динамикасы турында мәгълүмат даими яңартылып тора һәм шуның нигезендә кулланучы һәрчак актуаль һәм төгәл мәгълүматтан файдалана ала.

Әлмәт шәһәренең "Территория роста" коворкинг-үзәгендә эшкуарлар хакимият, күзәтчелек һәм контрольлек органнары вәкилләре белән очрашты. Чарада 50 якын кеше катнашты. Чараны оештыручылар – Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү секторы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Шәһәр прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев һәм Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы ТБ башлыгы Ирина Хәйруллина чыгышларыннан соң чакырылган эшкуарлар үз проблемалары турында фикер алыша, борчыган сорауларын җиткерә алды.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

14 нче төркемне – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәт буенча әзерләүнең тематик планы һәм дәресләр расписаниесе нигезендә Әлмәттә янгынга бәйле һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция уздырылды. Укуны Россия Гадттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш Идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов уздырды. Ул янгын вакытында беренче чиратта башкарылырга тиешле гамәлләр турында тәфсилле инструкция үткәрде. Янгын барлыкка килгән очракта тиз арада, утны сүндерү өчен мөмкин булган барлык ысулларны (ком, су, янгын сүндергеч) кулланып эш итегез. Әгәр кыска вакыт аралыгында ялкынны сүндереп булмаса, янгын сагын чакыртыгыз һәм яна торган урыннан китегез. Эвакуация вакытында лифтлардан файдаланмагыз, яна торган урыннардан тынны кысып, борынны һәм авызны юеш тукыма белән каплап, тиз узып китегез. Янгын вакытында беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр: әгәр куркынычсызлык системасыннан кисәтү булганлыгын ишетсәгез, якын урнашкан чыгу юлына кабаланмыйча барырга кирәк, андый юл эвакуация юлында махсус уклар белән билгеләнгән була. Күрсәткечләргә игътибар белән карагыз. Паникага бирелмәгез һәм халык күченең куркынычлы булуы турында истә тотыгыз. Яну нәтиҗәсендә барлыкка килгән агулы продуктларның бик тиз таралучан булуы хакында истә тотыгыз, – дип чыгыш ясады Равил Хөсәенов. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан территориаль органда булган янгын сүндергечләр ярдәмендә практик дәрес уздырылды.

2019 елның 11 һәм 12 апрель көннәрендә Түбән Камада "ЭТО ТО, СЭР!" (ягъни алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе) исеме астында халыкара инвестиция форумы узды, аны ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты оештырды. "ЭТО ТО, СЭР!" – Татарстан Республикасының, Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районының инвестицион һәм икътисадый потенциалын презентацияләү өчен иң яхшы платформа. Чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән 700 артык кунак, шулай ук КХР, Төркия һәм башка илләрдән дә делегацияләр катнашты. Бизнес-бергәлекнең киң даирә вәкилләре катнашу нәтиҗәсендә яңа килешүләр төзү, файдалы контрактларга ирешү мөмкин булды. Нәтиҗәдә Түбән Кама буенча өч килешү имзаланган, алар арасында дүрт катлы кунакханә комплексын төзү, кибет, фитнес үзәге, сәүдә-эш офислары үзәген төзү. Боларның барысы да эш урыннары бирәчәк.  Ике көн дәвамында форум күргәзмәсе эшләде, анда илле мәгълүмат тактасында Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы, сәнәгый һәм инвестицион парклар, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан биш Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, иң эре сәнәгать предприятиеләре, банклар, ТР предприятиеләре өчен кадрлар әзерләп чыгаручы югары белем йортлары һ.б. күрсәтелгән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков "Татарстан – уңышлы бизнес территориясе!" пленар утырышында катнашты, ул 12 нче апрель көнне булды.

Кесә телефоны сатып алганда кулланучы кесәсеннән түләнергә тиешле өстәмә хезмәтләрне тагу кулланучыларның хокукларын бозуның киң таралган күренеше булып тора.

Еш кына кибетләр кесә телефоннарын сатканда, телефонга заряд җыю җайланмасын аерым түләп алуга кадәр, төрледән-төрле хезмәтләрне тагарга тырыша.

Кулланучылар исә бу хакта түләү чегын кулга алгач кына белә.

Сез шундый хәлдә калган очракта нишләргә:

- язмача гариза (дәгъва) белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә;

- әгәр 10 көн эчендә Сезнең гаризага (дәгъвага) җавап килмәсә яисә тискәре җавап килсә, Сез судка мөрәҗәгать итә аласыз;

- әлеге өлкәдә күзәтчелек буенча дәүләт органнарына мөрәҗәгать итегез.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 16 статьясы нигезендә кулланучы хокукларын кысрыклый торган шартнамә шартлары кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы законнарда яки Россия Федерациясенең башка хокукый актларында билгеләнгән кагыйдәләр белән чагыштырганда гамәлдә түгел дип таныла.

Әгәр кулланучының хокукларын кысрыклый торган шартнамәне үтәү нәтиҗәсендә ул акча сарыф итәргә дучар булса, мондый акча әзерләүче (башкаручы, сатучы) тарафыннан тулы күләмендә кайтарып бирелергә тиеш.

Бер төрле товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) сатып алуны мәҗбүри рәвештә башка төр товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу белән бәйләп аңлату тыела. Товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) ирекле сайлап алу хокуклары бозылу нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән зыян сатучы (башкаручы) тарафыннан тулы күләмендә кайтарып бирелә.

Гарантия срогы дәвамында кулланучылар тарафыннан белдерелә торган таләпләрне канәгатьләндерүне товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) җитешсезлекләренә бәйле булмаган шартлар белән бәйләп аңлату тыела.

Сатучы (башкаручы) кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә эшләрне, хезмәтләрне түләү нигезендә башкарырга хокуклы түгел. Кулланучы мондый эшләргә (хезмәтләргә) түләүдән баш тартырга хокуклы, әгәр алар өчен түләнгән булса, кулланучы сатучыдан (башкаручыдан) түләнгән сумманың кайтарылуын таләп итәргә хокуклы. Кулланучының өстәмә эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә түләү нигезендә ризалашуы сатучы (башкаручы) тарафыннан язма формада рәсмиләштерелә, әгәр федераль законда башкасы каралмаса.

Товар сатып алганда сатып алу шартларын игътибар белән укыгыз.

Игътибарлы булыгыз!

Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте. Табигый күннән ясалган куртка язгы чорда аеруча актуаль. Ул һава үзгәрешләренә карамастан, үзеңне уңайлы һәм ышанычлы хис итү мөмкинлеген бирә. Күн куртка уңайлы, стильле һәм нәзберек түгел. Әмма ләкин бәясе арзанлы булмаганга күрә, күн әйбер сайлаганда нык җаваплы булу сорала.

Күн куртка – ул кием предметы гына түгел, ә тышкы тирәлектән яклану чарасы да. Күн курткалар нәрсәсе белән яхшы һәм уңайлы соң? Күн яңгырдан һәм җилдән бик яхшы саклый, юешләнми, җиңел чистартыла, киеп йөргәндә җайлы һәм, ниһаять, матур. Моннан тыш, мондый куртканы берничә ел кияргә була һәм шушы вакыт эчендә ул бик күркәм булып күренәчәк.

Куртка сайлаганда иң әүвәл аны карап чыгарга кирәк. Ярлыгы белән танышып чыгыгыз. Күн эшләнмәләр төрле илләрдә җитештерелә, ләкин алар арасында иң яхшы җитештерүче буларак Канада, Италия, Швеция, Бөекбритания, Финляндия фирмаларын аерып чыгаралар.

Күн куртка сайлаганда күннең сыйфатына махсус игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – сарык яки бозау тиресе. Чучка тиресеннән ясалган куртка арзанлырак, ләкин ул берничә ел гына хезмәт итәчәк, чөнки тышкы кыяфәте тиз бозыла. Тагын да арзанлырагы – ясалма күн, начар булмаган эконом вариант, заманча технологияләр шулхәтле алга китте ки, чын күнне ясалмасыннан аеруы көннән-көн катлаулана бара, югыйсә ясалма күн берничә тапкырга азрак хезмәт итә.

Эчлегенең сыйфатын һәм фурнитурасын да тикшерергә кирәк. Әгәр куртка синтепонда булса, мөгаен, күннең дә сыйфаты уртачарактыр. Төймәләре тыгыз төймәләнергә яки, киресенчә, җиңел чишелергә тиеш түгел. Молниясе белән дә күтәргәндә-төшергәндә проблемалар чыгарга тиеш түгел.

Төсе һәм формасы турында берничә сүз. Соңгы елларда базарда хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен күн эшләнмәләрнең күп кенә модельләре тәкъдим ителә. Витриналарда күннең төрледән-төрле төсләре каршы ала. Модалы тенденцияләргә карап, кыю рәвештә экспериментлар уздырыгыз, экстравагантлы яки артык яшь булып күренүдән курыкмагыз, чөнки күн куртка ул фантазиядән һәм иҗади эзләнүдән курыкмый торган гардероб предметы. Сатып алган әйберләрегез күңелгә ятышлы булсын!

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Апас районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей тарихы 1991 елның 14 октябреннән башлана. Музейда төрле дәвер экспонатлары тупланган. Алар арасында археологик һәм палеонтологик табылдыклар, борынгы кешеләрнең Копров стоянкасыннан хезмәт кораллары (сөяк инәләр, балта, таш чүкеч), мөгезборынның баш сөяге, мамонт теше, 85 см озынлыгында кырпы балыгы сөягеннән фрагмент һ.б. Тарих документлар, фотолар һәм XIX-XX г. предметлары белән бирелгән. Этнография бүлеге кунакларны Казан татарларының көнкүреш предметлары, яшәеш рәвеше һәм осталыклары белән таныштыра. Чигелгән һәм өйдә тукылган сөлгеләр күп күрсәтелгән. Крестьян ызбасыннан фрагмент оештырылган, анда ХХ гасыр башында алмагач агачыннан ясалган карават та бар. Татар эшләнмәләреннән тыш, экспозициядә ХХ гасыр башы удмурт челтәр кәрнизләре һәм XVIII гасыр азагы өйдә тукылган уникаль башкорт сөлгеләре күрсәтелгән.    

Апас данлыклы татар мәгърифәтчесе, галим, беренче татар аңлатмалы сүзлеген төзүче Җамал Вәлиди (1887-1932) исеме белән бәйле, ул 1931 нче елда репрессияләнгән. Гражданнар сугышы чоры корал фрагментлары, ак-чехлар белән көрәш һәм җиде помещик утарының җимерелүе турында газета материаллары белән бирелгән. Экспозициядә Фигнерларның өч утары турында материаллар бар. Бөек Ватан сугышы экспонатлары арасында 1942 елгы оборона корылмаларын (окоплар) кабул итү-тапшыру акты кызыклы. 1941 нче елның октябреннән башлап 1942 елның февраленә кадәр Апас районында алман армиясе алга киткән очрак өчен кулдан 300 км артык окоп казыла. Эшләрдә 1 миллион тирәсе кеше катнаша. Документлар арасында – шушы төбәктән чыгучы өч Советлар Союзы Герое һәм Апас районының Биеш авылында туган, Нюрнберг процессында катнашкан контр-адмирал И.М.Золин турында материаллар: 1943 нче елда М.И.Калинин белән фотолар, 1960 нчы елдан 1972 нче елга кадәр мәктәп музеена язылган хатлар һ.б. Хәзерге вакытта музейга килүчеләр өчен даими гамәлдә булган җиде экспозиция эшли: археология һәм табигать; революциягә кадәрге чор; көнкүреш интерьеры һәм татар авылларының этнографиясе; 1917 нче елдан 1940 нчы елга кадәрге чор, НЭП, коллективлаштыру һәм репрессия чоры; 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры; районның данлыклы кешеләре; районның бүгенгесе һәм типография.  Музейда күрсәтелгән экспозицияләр таң калдыра. Территориаль орган белгечләре Татарстандагы бер район тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International