Халык контроле

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кулланучыларга матди бүләк кертелде.

1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүләрне Татарстан Республикасының барлык гражданнары ала ала. Моның өчен:

- ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм авторизацияләнергә; https://uslugi.tatarstan.ru/);

Порталда теркәлү өчен uslugi.tatarstan.ru «теркәлү» төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм тиешле «теркәлергә» төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән телефон номерына СМС аша җибәреләчәк. Шуннан соң тиешле урыннарга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк.

- «Халык контроле» бүлегенә керергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, закон бозу турында хәбәрнамә бирергә.

Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:

 - «Сәүдә кагыйдәләрен бозу» (22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр); сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территориядә булуы; лицензиясез алкогольле продукция сату, стационар булмаган сәүдә объектында; контрафактлы алкогольле продукция сату; «ике төрле билгеләнештәге» спиртлы сыеклыклар сату );

- « Җәмәгать туклануы» (җәмәгать туклануы предприятиесендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга тиешле лицензиясе булмау; алкогольле продукция сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янәшәсендәге территориядә булуы);

- «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше» (лицензиясез җитештерү турында мәгълүмат (яшерен цехларда, гаражларда һ.б.), алкогольле һәм спиртлы продукцияне күпләп сату, эшкәртү; легаль булмаган хәмер продукциясен ташу (контрабанда), шул исәптән чит илләрдән кертү фактлары).

Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында хәбәрнамәләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе закон бозу фактын раслаганнан соң мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкара.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International