«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 18 статьясындагы 5 пунктында каралган товарның сыйфатын тикшерү (экспертиза), кулланучы тарафыннан куелган таләпләрне канәгатьләндерү өчен законда билгеләнгән сроклар чикләрендә, сатучы тарафыннан башкарылырга тиеш.
Законның 22 статьясы нигезендә, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы кулланучының таләбе сатучы тарафыннан 10 көн дәвамында канәгатьләндерелергә тиеш булу сәбәпле, сыйфатны тикшерү күрсәтелгән вакыт чикләрендә башкарылырга тиеш.