Җәмәгать туклануы оешмасында, әйтик, кафеда сатып алынган хәмерне фәкать шушы оешманың хезмәт күрсәтү залында гына кулланырга мөмкин. Әлеге кагыйдәне үтәү өчен хәмерне сатканда бармен яки официант шешәне ачып бирергә, клиентны тиешле савыт (бокал, чәркә, фужер) белән тәэмин итәргә һәм шул рәвешле сатып алынган урында ук хәмер продукциясен эчү шартларын тудырырга тиеш. Әмма “общепит” хезмәткәрләре билгеләнгән таләпләрне үтәргә бик атлыгып тормый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Зеленодол районының Исаково авылында – М-7 трассасы янында урнашкан җәмәгать туклануы оешмасында, Чүпрәле районының Алешкин Саплык авылындагы “Чәйханә” кафесында “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясын бозуның өч очрагын ачыклады. Әлеге фактлар (бу җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хәмер продукциясе – сыраның шешәсен ачмыйча гына сатып җибәрелүе билгеләнде) буенча гаепле затларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.