Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Лаеш шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

2018 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов Татарстан Республикасы Лаеш районының Лаеш шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова һәм территориаль орган хезмәткәрләре катнашты. Чараның буласы турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Кабул итүгә кулланучылар – гади гражданнарыбыз гына түгел, бәлки әле Лаеш шәһәре территориясендә сәүдә эшчәнлеге алып баручы хуҗалык итүче субъектлар да килде.

Хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу тәртибе, бер сәүдә объектында хуҗалык итүче ике субъект тарафыннан хәмер продукциясен сату мөмкинлеге, шулай ук массакүләм чаралар үткәрү чорында хәмер сату тәртибе белән кызыксынды.

Кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы җентекләп аңлатылды. Р.Ә.Арсланов бер кулланучының, товарның кассадагы бәясенең бәя белешмәлегендә күрсәтелгәннән зуррак булып чыгуын кассирның, бәя белешмәлеген алыштырырга өлгерә алмадык, дип аңлатуы законга сыешлымы, дигән соравына каршы җавап биреп, болай дип аңлатты: “РФ Гражданлык кодексында оферта дигән төшенчә бар. Документлаштырылган тәкъдим бу. Сүз кибеттәге бәя белешмәлеге турында бара икән, бу – гавами оферта. Сатучы  товарны офертада күрсәтелгән бәядән сатып җибәрергә тиеш”.

Бәяләрдә аермалыклар килеп туганда кибет администраторын чакыртып алып, аңа килеп туган хәлне аңлату тәкъдим ителде. Кулланучы, законнарга таянып, товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән сатып җибәрүләрен таләп итүгә хокуклы. Сатучы таләпне инкарь итсә, бу хакта фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә язып калдыру кирәк, дип ассызыкланды. 

Өстәмә рәвештә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) эшләве, аның шул исәптән хәмер базарында закон бозу очракларын кисәтү эшендә дә бик файдалы булуы турында сөйләп үтелде.

Шуны да әйтеп үтү кирәк:  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан  үткәрелә торган күчмә кабул итүләрне халык һәрвакыт көтеп ала. Чөнки мондый чаралар гражданнарга үзләрен борчыган күп кенә мәсьәләләрне, тегендә-монда бармыйча, торак пунктларында гына хәл кылу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International