Сатучылар өчен семинарлар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Без  көн саен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучылар булып торганлыктан, сатучылар һәм эш башкаручыларның белә торып (яки үзләре дә белештермәстән) алдауларыннан ничек тә сакланып калу ягын карарга тырышабыз.

Әмма куллану базарында кулланучы белән сатучының үзара аралашуы нинди генә алдашуга әйләнеп калмасын, сәүдә кагыйдәләрен бозуның аянычлы нәтиҗәсе билгеләнгән срокта бетерелергә тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның нигезләмәләрен аңлату максатыннан чыгып, көн саен сәүдә нокталары хезмәткәрләре белән аңлату характерындагы чаралар үткәреп килә. 

Мондый семинарлар һәм очрашуларда еш кына иң элек сәүдә заллары вәкилләрен үзләрен үк борчый торган мәсьәләләр яктыртыла. Бу исә вакытны янга калдырырга ярдәм итеп, семинарларны тагын да кирәклерәк һәм максатка ярашлыракка әйләндерә.

Моның ише очрашуларда еш кына кулланучылар хокукларын яклау белгечләренең турыдан-туры сатучылар белән куллану базарында килеп чыгу ихтималы булган проблемалар буенча төркемләшеп фикер алышу, сатып алучылар белән нәтиҗәле төстә аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашу кебек эш формалары кулланыла.

2018 елның 10 июлендә генә дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Альпари», «Чебоксарский трикотаж» кебек һ.б. сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре белән дүрт очрашу уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International