Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең кулланучылар белән эше гражданнарыбызны закон нигезендә билгеләнгән хокуклары, бу хокукларны яклауга гарантияләр һәм аларны яклау ысуллары белән таныштырудан гыйбарәт. Хезмәткәрләребез, эшнең төрле формаларын кулланып, элеккечә үк, яшьләрдә хокук культурасы нигезләрен тәрбияләүгә зур әһәмият бирә, пенсионерлар белән актив төстә эшли. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкләрнең күпчелегендә гражданнарның хокукый культурасын формалаштыру буенча тулы бер система булдырылды. Нәтиҗәдә бу оешмалар, чыннан да, халыкны хокукый яктан агарту, мәгълүматлы итү үзәгенә әйләнеп килә.
2 августта Түбән Кама территориаль органы белгече ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасы кысаларында, куллану базары өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлату өчен, актив пенсионерлар белән очрашу үткәрде. Өлкән яшьтәге кешеләр, картаю һәм шуның аркасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле, халыкның аз якланылган төркеменә керә: алар еш кына мошенниклар корбанына әйләнә (шул исәптән акча талауга дучар була), үз хокуклары һәм бурычлары турында начар белә, хокукларын яклау һәм җитәрлек мәгълүмат алу мөмкинлекләрен белми. Шуңа күрә өлкән яшьтәге гражданнарны хокукый яктан агарту һәм аларга бу җәһәттән төрлечә ярдәм итү дәүләт органнары, шулай ук иҗтимагый оешмаларның бурычы булып тора. Кече программа кысаларында эшләү (консультацияләр һәм агарту чаралары) өлкәннәргә төп хокуклары турында белүгә, шулай ук үз хокукларын яклауның законлы ысуллары белән танышуга ярдәм итәчәк.