Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактика эше алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр һ.б. үткәрә.
Эшмәкәрләр игътибарына югарыда телгә алып үтелгән чаралар барышында гамәлдәге законга кертелгән төзәтмәләр үзвакытында җиткерелә, сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган конкрет хәлләр һәм алардан чыгу юллары карала. Мондый чаралар, беренче чиратта, эшмәкәрләр өчен бик мөһим. Ник дигәндә, аларның дөрес гамәлләре сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, ышаныч яулау (ә бу – бизнеста уңышка ирешү өчен иң кирәклесе) мөмкинлеге бирә.
2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Казан шәһәрендә Кремль яр буенда урнашкан рестораннар челтәре җитәкчелеге үтенече буенча җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә алкогольле продукцияне ваклап сату мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Чара барышында, тыюлар һәм чикләүләрдән чыгып, хәмер сату кагыйдәләре генә түгел, бәлки әле җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре дә каралды, шулай ук, конкрет мисаллар китереп, төрле хәлләргә тукталып үтелде.
Мәсәлән, рестораннар идарәчеләре түбәндәге сорауларны бирде:
Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә башка сораулар да бирде. Аларның барысына да тулы җаваплар ирештерелде.