Ике көпчәкле дустан яхшысы юк!

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген транспорт чарасына мохтаҗ булмаган кешене табуы кыен. Шул ук вакытта кайбер очракларда автомобильләрнең икенче планга күчеп, велосипедларның алмашка килүен сизәсезме икән?!

Велосипед – универсаль хәрәкәтләнү чарасы. Көннәр матур торганда, безнең күбебездә ике тәгәрмәчле “дустыбыз”да озаклап утырып йөрү теләге уяна. Тикмәгә генә түгел – велосипедта йөрү, бер яктан, күңелле генә ял итү ысулы булса, икенче яктан, сәламәтлекне кайгырту да әле.

Тик менә аны сатып алгач, билгеле бер кыенлыклар туарга мөмкин. Чөнки техник яктан катлаулы булган сыйфатлы билгеле бер товарлар, шул исәптән велосипедлар да кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә керә. РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары нигезендә, мотовелотоварларны башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый. Димәк, яңа сәпид сатып алуга бик җаваплы карау кирәк дигән сүз. Чөнки аны соңыннан башкасына алыштырып яки кире кайтарып булмаячак.

Товарда төзексезлек пәйда булса, әлбәттә инде, кәеф бозыла... И. дигән гражданин Түбән Кама кибетләренең берсендә гарантия срогы 12 ай тәшкил иткән сәпид сатып алган. Әмма бер ай узар-узмастан ук тизлеген күчереп булмый башлаган, чылбыры чыккан, арткы тәгәрмәчләренең “звездочка”лары какшаган.

Трансмиссиясе бөтен велосипедның эшендә зур роль уйный, шуңа күрә аерым өлешләренең тузу-тузмавын бик игътибар белән карап-күзәтеп торырга кирәк. Файдалану барышында велосипедта техник кимчелекләр килеп чыкканда яки производство брагына бәйле төзексезлекләр ачыкланганда, безгә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон ярдәмгә килә. Законда әйтелгәнчә, гарантия срогы күздә тотылганда, кимчелеге ачыкланган товарны гарантия срогы дәвамында кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга була. Шулай ук кимчелекләрне юкка чыгаруны да таләп итәргә мөмкин. Кулланучы нәкъ менә шуңа риза булган да. Шул ук вакытта ул ремонт ясау чорында запас товар фондыннан үзенә велосипед биреп тору турында гариза язган. Әмма, велосипед ремонт чорында үзенә бушлай биреп тору яки шундый ук товарга алыштыру турында кулланучы таләбе кагылмаган озак файдаланылыштагы товарлар исемлегенә керә, дип, кибеттә аның гозерен канәгатьләндерүдән баш тартылган. Сәүдә оешмасы вәкиле үзенең хатында шулай ук ни өчендер, велосипед – беренче чиратта кирәкле әйбер түгел, дип тә өстәп куйган. Әмма сатучы үзенең хатында ялгышкан, чөнки югарыда телгә алып үтелгән исемлекнең 1 пунктында: “Автомобильләр, мотоцикллар һәм мототехниканың башка төрләре, прицеплар һәм аларга номер агрегатлары, инвалидларга файдалану өчен билгеләнгән товарлардан тыш, ял суднолары һәм йөзү средстволары” дип санап үтелгән. Күрүебезчә, велотоварлар бу исемлектә юк, димәк, таләбен канәгатьләндерү ягыннан кулланучы хокукы санга сугылмаган, дигән сүз.

Кулланучы кимчелекне юкка чыгаруга ризалык бирсә, закон нигезендә, әлеге кимчелекне юкка чыгару срогы кырык биш көннән артмаска тиеш. Тик ремонт озакка сузылган. Шуңа күрә гражданин И. сатучы исеменә претензия язуга ярдәм кулы сузуны сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итте. Претензиядә, кимчелекләрне юкка чыгару срогын бозуга бәйле рәвештә, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе куелды. Ә инде Законның 22 статьясы нигезендә, «товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында кулланучы таләбе тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш”.    Шуны да исәпкә алырга кирәк: Законның 23 статьясы нигезендә, “күздә тотылган срокларны санга сукмаган өчен, шулай ук ремонт чорында шундый ук товар биреп тору турында кулланучы таләбен үтәмәгән өчен мондый санга сукмауларга юл куйган сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) кулланучыга күздә тотылган срок чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш”. Шуңа күрә кулланучы тарафыннан сатучыга куелган сумма шактый ук саллы булып чыкты һәм аңа бу акчаны да түләргә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International