«Химчистка»га идән паласын юарга-чистартырга дип тапшырган идем. Ә алар миңа аны элек ничек булса, шулай тапшырды... Хезмәт күрсәтелгәнче үк инде тулысынча түләп тә куйган идем, “химчистка”ның паласымның 50 процентка тузуы белән килешүне сораган бланкын да имзалаган идем югыйсә... Мин үземнең барлык бурычларымны үтәдем, паласым әле шактый ук әйбәт сакланган булса да, бланкка да кул куйдым. Ә “химчистка” бармак белән дә орынмаган килеш паласны кире кайтарды, чүбен дә алмыйча!.. Күрсәтелми калган хезмәт өчен акчамны кире кайтаруда ярдәм итүегезне һәм “химчистка” хезмәткәрләренә катгыйрак җәза чарасы күрүегезне сорыйм”, – дип язган кулланучыбыз.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 29 статьясы нигезендә, Кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) кимчелекләр ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны таләп итү;
- башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметүне таләп итү;
- шундый ук материалдан сыйфаты шундый ук булган башка әйберне бушлай эшләп бирүне яки эшне кабат башкаруны таләп итү. Бу очракта кулланучы эш башкаручы тарафыннан үзенә тапшырылган әйберне кире бирергә тиеш.
- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләрне үз көче яки өченче яклар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итү.
Эш бирүче килешүдә билгеләнгән срокта башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләрне юкка чыгармаган очракта, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартуга һәм үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эштә җитди кимчелекләр ачыклаган очракта да эш башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.
Башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләргә бәйле таләпләр башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул итеп алганда яки эш башкару (хезмәт күрсәтү) барышында яисә башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул итеп алганда кимчелекләрне ачыклау мөмкинлеге булмаганда – статьяда билгеләнгән срок дәвамында куелырга мөмкин.
Әлеге мәсьәләне хәл кылу максатыннан чыгып, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “химчистка”га барып, «Фиорита» җитәкчелегенә гамәлдәге законны аңлатты. «Фиорита» ҖЧҖ технологы паласны чистарткан вакытта машинаның ватылуы һәм, аннан юылган кебек чыгуы сәбәпле, паласның төреп куелуын аңлатты. “Химчистка” администрациясе моның өчен кулланучыдан гафу үтенде. Очрашу ахырында ханымның түләнгән акчасын тулысынча кире кайтару турында килешүгә киленде. Кулланучы ханым, үз чиратында, ярдәм кулы сузганы өчен телефон аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаса, Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез! Безнең адрес: Чаллы ш., Корчагин бульвары, 2 «А» (10/34А) й. Шулай ук 71-43-03 номерын җыеп, көн саен эшләүче “кайнар линия” телефонына да мөрәҗәгать итә аласыз.