“Акчарлак”та очрашу

2018 елның 28 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләренең ел саен Өлкәннәр көненә багышлап халык белән очрашулар үткәрүе инде күптән традициягә әйләнде.

Мондый очрашуларның төп максаты – җәмәгатьчелек  игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына юнәлтү. Әлеге вакыйганың үзенә күрә бер логотибы да пәйда булды хәтта: алга сузылган уч төбе рәхим-шәфкатьлелек һәм ярдәм итәргә әзер булуны аңлата.

Бу көнне “Акчарлак” балалар һәм үсмерләр социаль приютында Балык Бистәсе муниципаль районының өлкән буын вәкилләре һәм пенсионерлар (шул исәптән әлеге учреждение хезмәткәрләре) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече белән очрашуга җыелды. Белгечебез аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закондагы үзгәрешләр, шулай ук хокуклары санга сугылмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар территориаль орган белгече белән түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышты:
- хезмәт күрсәтүче оешмалар безгә нинди торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтергә һәм аларны нинди күләмдә күрсәтергә тиеш, бу хезмәтләр кимчелекле булганда, нишләргә;
- азык-төлек этикеткаларында нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш;
- сыйфатсыз товарга юлыгылган очракта кулланучы буларак үз хокукыңнан ничек файдаланырга;
- үлчәме ягыннан яраксыз булып чыккан аяк киеме һәм кием-салымны башкасына ничек алыштырырга.
Югарыда санап үтелгән мәсьәләләрне хәл кылу юллары гамәлдәге законда җайга салынган – “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, № 2300-I Россия Федерациясе Законында әлеге сорауларның һәммәсенә җавап табарга мөмкин.
Чара барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча гамәлдәге законнар аңлатылган, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе терреиториаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефон номерлары урын алган брошюралар, буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасы кая да булса чыгып китмичә генә үз сорауларына җавап табу мөмкинлеге тудырган өчен белгечебезгә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Алга таба да очрашуларга өметләнеп калабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International