Хәмер продукциясен кулланучылар арасында үткәрелгән анкета чарасы нәтиҗәләре

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның июнендә Чистай муниципаль районы порталында алкогольле продукция кулланучылар арасында сорашып-белешү башланып киткән иде. Шулай итеп, районның рәсми порталына кергән һәркем анкета сорауларына җавап бирү мөмкинлеге алды. Сорашып-белешү “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә интерактив тавыш бирүдән файдалану нигезендә үткәрелде.

Хәмер продукциясен сатып алучыларның күпчелеге ир-атлар. Шуларның яртысыннан күбрәге – 21дән 30 яшькә кадәрге ир-егетләр.

Хәмер продукциясенең категориясенә бәйле рәвештә эчемлекне сайлап алу критерийләренең сизелерлек аерылуы билгеләнде. Әйтик, сыра сатып алганда, кулланучылар иң элек “тәме” һәм “сыйфаты”на игътибар итә икән. “Маркасының танылганлыгы” һәм “бәясе” алар өчен әһәмиятсез булып чыкты.

Ә менә коньяк һәм виски сатып алучылар иң элек продуктның сыйфатына гарантия бирүче һәм аның абруе турында сөйләүче характеристикалары белән кызыксына: беренче урында – “маркасының танылганлыгы”, икенче урында – “тәме”, өченче урында – “җитештерүче ил”, дүртенче урында – “бәясе”.

Респондентларның шәраб һәм шампан сатып алганда, беренче чиратта, “тәме”нә, шулай ук “сыйфаты” һәм “җитештерүче ил”гә игътибар итүләре билгеләнде.

Аракы тәмен әлләни зур игътибарга алучы юк, әлеге продукт өчен “сыйфат”, “маркасының танылганлыгы” һәм “бәясе” кебек критерийләрнең мөһим булуы ачыкланды. Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан нибары 9% ының гына шуңа игътибар иткәнлеге беленде.

Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алкогольле продукцияне ир-атлар ешрак сатып ала: атнага асылда бер тапкыр, ә хатын-кызлар – аена бер тапкыр яки аннан да сирәгрәк.

 Тагын шул ачыкланды: сыра –  0,5л яки 1,35-1,5л савытларда, коньяк һәм виски – 0,5л, шәраб һәм шампан– 0,7л, аракы- 0,5л сыешлы савытларда барыннан да ешрак сатып алына. Алкогольле продукциянең нинди бәядәгесен сайлап алуга килгәндә, башлыча продукциянең ниндиен сайлап алуга бәйле. Сыраның  150 сумга кадәрге бәядәгесе күбрәк сатып алына икән. Башкача эчемлекләрнең – күпкә кыйммәтрәкләре.

Респондентлар арасыннан күбесе хәмер продукциясен асылда  гипермаркет һәм супермаркетлардан, шулай ук йортлары тирәсендәге кечкенә кибетләрдән сатып алуларын белдерде. Коньяк, виски, шәраб һәм шампан шәрабенең асылда Россиядә җитештерелгәннәренең хуп күрелүе аңлашылды. Ә менә сыра һәм аракыга килгәндә, Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә җитештерелгәннәренә дә ихтыяҗның зур булуы билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International