Яңа елмаю бит бу...

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген медицина хезмәтенең сыйфатсыз булып чыгуы – сирәк күренеш түгел. Әмма без һәрвакыт яхшыга өметләнәбез. Әйтик, теш табибы бүлмәсендә теш “үстерү” процедурасыннан соң алга таба күңелсезлекләр, борчу-мәшәкатьләр килеп чыгасын башыбызга да китермибез.

Чаллыда яшәүче бер ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына  нәкъ менә шундый борчуы килеп чыгу сәбәпле мөрәҗәгать итте.

“Хезмәткәрләрегез “Өлкәннәр декадасы” вакытында “Изгелек” реабилитация үзәгендә чара үткәргән иде. Әңгәмә барышында, кулланучы буларак, хокукларыгыз санга сугылмаган очакта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең куллланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, дигән сүзләрегезне хәтергә нык  сеңдереп калдырдык. Мин хәзер әнә шундыйрак хәлдә калдым: сынган тешемне “үстерү” өчен медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән идем. Ярты елдан соң “үстерелгән” теш таркала башлады. Табиларга мөрәҗәгать иттем, әмма аларның уалган теш белән яңадан матавыкланып утырасы килмәде. Миңа бит гарантия срогы 1 ел тәшкил иткән хезмәт күрсәтүгә килешү бирделәр. Баксаң-күрсәң, алар өчен гарантия дигән сүз берни аңлатмый икән. Миңа сыйфатсыз хезмәт күрсәтелде, дигән фикердә торам. Бу мәсьәләдә сездән ярдәм сорыйм”, – дип мөрәҗәгать итте пенсионер ханым.

Чаллы территориаль органы белгечләре ханымга башкарылган эштәге кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән перетензия хатын язарга булышты. Претензияне тапшыргач, медицина үзәге табиблары тешне бушлай реставрацияләү турында карар итте. Шулай итеп, ханымга шул ук көнне төп-төзек, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаерга насыйп булды.

Кулланучыбыз, шактый ук өлкән яшьтә булуына карамастан, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә килеп, белгечләребезгә эчерсез җылы рәхмәтләрен әйтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International