Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында (максаты – кибетләрдә тәкъдим ителә торган продукция сыйфаты һәм иминлеге проблемаларына игътибарны җәлеп итү) “Түбән Кама муниципаль районының «Веста» гаиләгә һәм балаларга территориаль социаль ярдәм үзәге” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкиле кулланучылар белән очрашу уздырды.
Сыйфатсыз товарны ничек башкасына алыштырырга, сыйфатсыз хезмәт өчен түләнгән акчаны ничек кире кайтарырга яки көчләп тагылган страховкадан ничек котылырга – әнә шушы һәм башка сорауларга бик тәфсилле җаваплар бирелде. Чарага җыелган халыкка белгечләр, хокуклары бозылган очракта, кулланучыларның гамәлләре эзлеклелеген аңлатты. Судка мөрәҗәгать иткәнче, иң элек судка кадәр тәртиптә үз хокукларыңны якларга кирәклеге әйтелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның гамәлдә булуы дәверендәге бик зур суд тәҗрибәсе, кулланучы үзенең законлы таләпләрен куйган очракта, килеп туган низагны судта хәл кылуга караганда тыныч юл белән хәл итүнең отышлырак булуын күрсәтте, дип билгеләп үтелде. Иң элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләре нигезендә, язмача претензия яки гариза тапшырырга кирәк. Законлы таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тарталар икән, судка мөрәҗәгать итү шарт, дип аңлатылды.
Сыйфат көне – сыйфатлы тормыш символы! Үзебезгә һәм бер-беребезгә дөньяның, тормышыбызның яхшыруын тели торган көн!