9 ноябрьдә кулланучылар хокукларын яклаучы белгечләр Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралардан кайтып кермәде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм “Түбән Кама ш. кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” вәкиле Түбән Кама шәһәренең “Лента” гипермаркетында акция үткәрде. Биредә шәһәрдә яшәүче барча кешегә кулланучы хокуклары санга сугылмаган очракта нәрсә эшләргә, кибетләр сатучылары төп башына утыртып калдырырга чамалаганда, кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген аңлатып, киңәш-табышлар бирелде. Сатып алучы ханымнар арасыннан берсе улына сәгать бүләк итәргә карара кылгач шундыйрак хәлдә калганлыгы турында сөйләп бирде. Кибеткә килеп, механик сәгать сатып алырга ниятләвен әйткән ул. Товарны ачып карагач кына үзен алдауларын белеп алган: ханым сәгатьнең батарея белән эшләвен күреп шаккаткан. Низаг кулланучы файдасына җайга салынган-салынуын – акчасы кире кайтарылган аның. Менә хәзер ханым яңа проблема алдында калган: узган елда аңа бакча йорты төзеп бирергә вәгъдә иткәннәр. Йорт өчен ул шундук түләп тә куйган. Әмма ханымның иске йортын сүтеп, яңа нигез салып куйганнар да, шуның белән эшләрен бетергәннәр. Тик бу очракта барлык килешүләр дә телдән генә булган... Белгечләр барлык гражданнарга мондый хәлләргә юлыгып, ни эшләргә белми аптырап калганда, кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Чара «ТНТ-Эфир Нижнекамск» җирле телевидениесенең кичке яңалыкларында яктыртылды.
Шул ук көнне төштән соң чаралар Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә дәвам иттерелде. Анда “Түбән Кама ш. кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте”, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре медицина көллияте студентларына һәм, гомумән, чарага җыелган барча халыкка товарларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыян китерми торган булу зарурилыгы, сыйфат төшенчәсенең тормыш сыйфаты белән аерылгысыз бәйле булуы, ә моның әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм психик сәламәтлеген саклауны аңлатуы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Хокукый мәгълүматлар үзәге секторы мөдире “Бөтендөнья сыйфат көне” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Өлкән буын вәкилләре кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларын бирде, мәгълүмат өстәлендә урын алган законнар, китаплар, кулланучылар өчен белешмәлекләр белән бик теләп танышты.
Шул рәвешле Сыйфат атнасы халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү юлында тагын бер адымга әйләнде.