“Арзан” сәүдә үзәгендә – сыйфат атнасы

2018 елның 16 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечлөре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган бер мәлдә “Арзан” сәүдә үзәге эшмәкәрләрен һәм кулланучыларын да игътибардан читтә калдырмыйча, профилактика чарасы: эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Анда башлыча товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру мәсьәләләре каралды.

Сумка молниясендәге “собачка”ның ватылуы заводта киткән җитешсезлек булып торамы, сыйфатлы оек-оекбашларны башкасына алыштырып яки кире кайтарып буламы, метрлап яки завод төргәгендә сатылган ашъяулыкны кире кайтарырга мөмкинме – бүлек белгечләренә эшмәкәрләр һәм кулланучыларның шактый ук четерекле әнә шундый сорауларына җавап бирергә туры килде.

Чарада катнашучыларның барчасына сыйфатсыз товар сату яки сатып алу очрагында төп хокуклар һәм бурычлар аңлатылды, үлчәме һәм габаритлары буенча яраксыз булып чыккан сыйфатлы мебельне алыштыру мәсьәләсенә кагылып үтелде. Кулланучыларга Хөкүмәтнең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп пунктлары, аерым алганда, сыйфатлы мебель комплектын кире кайтарып булмау турында аңлатылды. Эшмәкәрләрнең индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган мебельне кире кайтару турындагы соравына белгечләребез квалификацияле җавап ирештерде.

Шулай ук шәһәр халкының кибет киштәләрендәге икмәк-күмәч һәм сөт ризыкларының кайсыларына өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан анкета чарасы уздырылды. Шәһәребездә яшәүчеләр, ассортиментының бик бай һәм ризыкларының телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле булуы сәбәпле, “Чаллы икмәге” ЯАҖ һәм “Алабуга сөте” продукциясенә иң күп тавыш бирде.

Җыеп кына әйткәндә, куллану базары өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән комплекслы чарада эшмәкәрләр, шулай ук кулланучылар да актив катнашты. Чарада катнашкан барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International