Кулланучы хокукларына өйрәтәбез

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия булып, тумыштан, балачактан яки үсеп җиткәч инвалид калган кешеләрнең проблемаларына тагын бер кат игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге биргән көн бу. Кем әйтмешли, бөтен кешелекне яртау җиңел, ә менә тәгаен генә теге яки бу кешегә, шул ук вакытта инвалидка ярдәм кулы сузу авыррак. Җәмгыятьнең аз якланылган әгъзаларына карата рәхим-шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек бүгенге үтә катлаулы, каршылыклы чорда  бигрәк тә кирәкле кешелеклелек билгесе булып тора.

Шуны истә тотып, 2018 елның 12 декабрендә Әтнә районы үзәк китапханәсенең уку залында “Кулланучы хокукларын өйрәнәбез” дигән чара булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина чараның кунагына әйләнде. Чарада китапханәнең актив укучылары  катнашты: алар арасында өлкән буын вәкилләре дә, инвалидлар һәм китапханә хезмәткәрләре дә бар иде. Л.И.Абдуллина  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бурычлары һәм функцияләре турында, кайсы очракларда товарны кибеткә кире кайтарып булуы, претензияне ничек дөрес итеп тутыру, тапшыру турында сөйләде, кассадагы бәянең бәя белешмәлегендә күрсәтелгәненә туры килмәгәндә, почта аша брак товар җибәрелгәндә, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә, бәхәсле хәлләр килеп туганда нишләргә, мошенниклардан ничек котылырга, дигәнрәк сорауларга җаваплар бирде. Берочтан территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде, “Халык контроле” системасының ничегрәк эшләве аңлатылды. Белгечебез шулай ук чарада катнашучыларның сорауларына да җаваплар бирде.

Очрашуга җыелган халыкның һәммәсе үзләренә ирештерелгән яңа белемнәр өчен территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт сүзләре ирештерде. Ахырда барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International