10 декабрь көнне Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Сарман муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча чаралар комплексы үткәрде.
Иң элек “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Сарман районындагы бүлеге әгъзалары белән очрашу булды. Анда чарада катнашучыларга, кулланучы буларак, хокуклары аңлатылды, куллану мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде. Сыйфатсыз товарга яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә юлыккан кулланучыга товарны сатып алу (алыш-биреш ясау, эш башкару) урыны буенча гариза яки претензия белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатылды. Очрашуга җыелган кешеләр әле тагын түбәндәгеләргә төшендерелде: кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү буенча карар кабул итү срогы – тиешле таләп куелганнан соң 10 көн. Ремонт чорында, өч көн эчендә, кулланучыга озак файдаланылудагы товар (мондый товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән) биреп торылырга тиеш. Товарны алыштырганда, гарантия срогы товарны кулланучыга тапшыру көненнән, яңабаштан исәпләнелә. “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ Россия Федерациясе Законы нигезендә, язмача мөрәҗәгатьне карап тикшерү срогы мондый мөрәҗәгать теркәлгәннән соң 30 көн тәшкил итә.
Шул ук көнне белгечләребез, халык куллануы товарларын ваклап сатканда кулланучылар хокукларын бозуга юл куймау максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларга киңәш-табышлар бирде. Аерым алганда, сатучы сатып алучыга кибетнең эш режимы, конкрет продукциянең яки хезмәтләрнең төп характеристикалары турында тулы мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш, дип аңлатылды.