"Яңа ел бәйрәмнәре узды, ә проблемалар калды?!" - яңа ел көннәрендә бик озак хыялланган духиен сатып алучы ханым Чаллы территориаль органына шундый гариза белән мөрәҗәгать итте.
Эш шунда ки: кибеттән өенә кайткач ул кыйммәтле духи флаконының яртылаш кына тутырылган булуын ачыклаган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше буенча кибет адресына кулланучы тарафыннан язмача дәгъва әзерләнде. Кибет җитәкчелеге бу гаризага кичекмәстән йогынты ясады, брак духи тартмасын алмаштырды.
"Минем таләбем канәгатьләндерелгәнгә мин бик шат, өстәвенә сатучылар да әлеге ялгышлык өчен гафу үтенде!" - дип сөенеп хәбәр итте мөрәҗәгать итүче ханым.