Тимераяклар сатып алдым…

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Тимераякта шуарга һәркем ярата! Төгәлрәге, моны эшли белгән һәркем ярата… Ә шуа белмәгәннәрнең шуарга өйрәнәсе килә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына начар сыйфатлы тимераяклар өчен акчаны кайтаруда булышлык күрсәтүне сорап, бер кулланучы гариза белән мөрәҗәгать итте. Егет кеше 2590 сумлык тимераяклар сатып алган. Гаризадагы үзенең дәгъваларын ул болай дип бәян итә: эксплуатацияләү барышында тимераяк ботинкасының сынган, очының кыршылган булуын һәм арткы өлешенең ертыла башлавын абайлап алдым, бу күп мәртәбә егылуга һәм травма алуга китерде. Тимераякларны кулланучы сәүдә ноктасында калдырып киткән.

Судка кадәрге тәртиптә әлеге мәсьәләне хәл итү һәм кулланучының гаризасын җентекләп карау максатында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, сәүдә ноктасына чыгып, профилактика чарасы уздырылды. Сатучыларга һәм кибет җитәкчелегенә “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре турында аңлатмалар бирелде. Бүлек белгечләренә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сораулар бирелде, аларга кибет хезмәткәрләре квалификацияле җаваплар алды һәм чишелеш юллары турында белде. Әңгәмә барышында кибет җитәкчелеге аңлаткача, товарның җитешсезлекләре, мөгаен, аны дөрес эксплуатацияләмәү аркасында барлыкка килгәндер һәм кулланучыга бәйсез экспертиза уздырырга тәкъдим ителде, аның нәтиҗәсендә объектив карар кабул итәргә була, чөнки тимераякларның гарантия срогы инде узган. Гражданин мондый карар белән ризалашты һәм экспертиза уздырырга ниятли.

Үз чиратында бүлек белгечләре кулланучыга, әгәр аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылса, аның яшәү урыны, шартнамәне төзү яки үтәү урыны буенча шикаять гаризасы белән судка мөрәҗәгать итү хокукы турында мәгълүмат җиткерде. Шикаять гаризаларының проектлары белән ул кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү буенча мәгълүмат стендында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең www.tatzpp.ru сайтында, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешмаларның сайтларында (мисал өчен:  www.potrebitel.net, www.zpp.net-m.ru, www.ozpp.ru) таныша ала.

Әгәр дә сез боз спорты белән профессиональ шөгыльләнмисез икән, ул вакытта авырлыгы буенча җиңел, уртача катылыктагы ботинкасы булган модельләрне сайлагыз. Шунысын истә тоту әһәмиятле, бу эш уйланган һәм үлчәнгән булсын, тимераякларда шуу куркынычсыз һәм уңайлы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International