Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кизү тору

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

24 гыйнвар көнне Биектауның Полковая урамы, 9 нчы йорт адресында урнашкан күп функцияле үзәк территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре А.Д.Сабитов кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кизү уздырды. Теләге булган һәркемгә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында җиткерелде, әлеге мәсьәләләр буенча консультация ярдәме күрсәтелде, шулай ук кулланучы белән сатучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала торган төп закон нигезләмәләре турында да аңлатылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән күрсәтмә материаллар – буклетлар һәм брошюралар таратылды.

Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне хәл иткәндә якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә проблемаларны хәл итү юллары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтарып бирү һәм алмаштыру мәсьәләләре турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International