"Корпорация Центр" кибетендә семинар-уку булды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең Чистай ТО белгечләре белән берлектә, "Корпорация Центр" кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлатуга багышланган семинар-уку оештырылды.

Сәүдә предприятиесе, нигездә, техник яктан катлаулы товарлар сатуга махсуслашкан. Шуңа күрә дә укыту процессы нәкъ менә шул категориядәге товарларга кагылышлы иде.

Иң әүвәл РФ Хөкүмәтенең 924 номерлы карары белән расланган техник катаулы товарлар исемлеге каралды. Шуннан соң "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокукларын җайга сала, таләпләр белдерү срокларын, җитешсезлекләрне бетерү һәм сыйфатсыз товарны алмаштыру кагыйдәләрен, шулай ук акчаны кайтарып алу тәртибен билгели торган 18, 19, 20, 21, 22 һәм 23 статьялары нигезләмәләренә тукталдылар.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре техник катлаулы товарлар сату өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны яхшы белә, шуңа күрә дә әлеге кибет эшчәнлеге буенча кулланучылардан шикаятьләрнең соңгы вакытта Чистай территориаль органына килгәне булмады.

Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормалары да каралды, шулай ук кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International