Четрекле шкаф

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, халыкның социаль нәзберек катлавына карый торган пенсионер ханым мебелен яңартырга уйлап кием-салым өчен шкаф сатып алырга уйлаган. Әлеге максатны тормышка ашыру нияте белән ул берничә кибетне йөреп чыккан. Кибетләрнең берсендә сатучы-консультант төсе, зурлыгы һәм комплект өлешләре буенча мебельгә карата белдерелгән таләпләрне үтәргә вәгъдә иткән һәм товарны бәясен ваклап, кичектереп түләү шарты белән рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Шкаф китерелгәннән соң аны сатып алучы ханым шкафның төсе дә, зурлыгы да ул белдергән таләпләргә туры килмәвен абайлаган. Киләсе көнне товарның кимчелекләре турында телдән дәгъва белдереп, сатучыга мөрәҗәгать иткән һәм шкафының кредитка сатып алынган булуы турында белгән, моңа өстәп иминиятләштерү суммасының да өстәлүе мәгълүм булган. Шулай итеп сатучы товар турында да, аны түләү хакында да төгәл булмаган мәгълүмат җиткергән булып чыга. 10 көн эчендә кибеттә әлеге мәсьәләне хәл итәргә сүз биргәннәр. Сроклар узган һәм сатып алучы ханым телефонына кредит түләвенең сроклары узуы турында шалтырата башлаганнар.

Шул чакта кулланучы консультация бирүне сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр аңа сату-алу шартнамәсен, кредит шартнамәсен таркату турында дәгъва проектын төзүдә булышлык күрсәткән. Гариза белән танышып чыкканнан соң шәхси эшкуар түләнгән сумманы, шкафны өйгә китергән һәм фатир катына күтәргән өчен алынган бәяне кайтарып бирү, алынган сумманы кредит оешмасына күчерү юлы белән, кредит шартнамәсен өзү турында карар кабул иткән. Товар турында сатучы тарафыннан җиткерелгән төгәл булмаган мәгълүмат аркасында өлкән яшьтәге кешегә бер ай дәвамында кибеткә берничә мәртәбә килергә, шулай ук медицина хезмәтләрен алу өчен дәвалау учреждениесенә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International