Гашыйклар көненә гражданин А. үзенең сөекле кешесеннән хәзерге көндә бик популяр бүләк, ә атап әйткәндә фитнес үзәгенә клуб картасы алган. Ләкин хатыны күпме генә ирен спортка өндәсә дә, ул әлеге үзәккә барудан баш тарткан. Яшь ханым фитнес-клубка барып, акчаны кире кайтарып бирүләре турында таләп итәргә мәҗбүр булган, ләкин аңа бу эштә катгый рәвештә баш тартканнар. Әлеге клубның өлкән менеджеры әлеге проблеманы хәл итүдә үзенчә, гадәти булмаган вариантлар тәкъдим итә башлаган. Мисал өчен, башка берәүне табарга һәм клуб картасын үзгәртеп рәсмиләштерү өчен аны бирегә алып килергә, йә булмаса, картаны яңа туган сабый өчен калдырып торырга, ә үсә төшкәч ул әтисенең картасыннан файдалана алачак, янәсе.
Шул рәвешле, кулланучының эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында шартнамә үтәүдән баш тарту буенча "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 32 статьясында каралган хокукы бозылган, шартнамәдә исә "кулланучы, әлеге шартнамә йөкләмәләрен үтәүгә бәйле рәвештә башкаручыга фактик тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы" дип язылган.
Ризасызлык белдергән ханымга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең ярдәме таләп ителгән, ул бирегә консультация ярдәме бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәрләр бу хәлдә кулланучының хокуклары турында аңлатканнар, язмача дәгъва төзергә булышканнар.
Фитнес-клубка язмача дәгъва белән кабат мөрәҗәгать иткәннән соң, ниһаять, карта өчен акча кайтарып бирелгән.