Базарда эшкуарлар белән очрашу булды

2019 елның 15 марты, җомга

2019 елның 14 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең "Алан" базарында шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырды. Эшкуарлар белән очрашу Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды, 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең эшчәнлеге "Алан" базарындагы эшкуарларга һәм сатып алучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эше турында мәгълүмат җиткерүдән, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатудан һәм консультация уздырудан гыйбарәт иде.

Сәүдә үзәгенең шәхси эшкуарлары очрашуга актуаль сорауларын әзерләгән иде:

- товарга экспертиза уздыру тәртибе турында;

- сатып алучының үлчәме, формасы, төсе буенча туры килмәгән сыйфатлы кием-салымны алмаштыру турындагы таләбенең хокуклы булу-булмавы һәм көзге сезон килеп җиткәч кайтарып бирү сроклары турында;

- эшкуар товарга гарантия срогын билгеләргә тиешме?

Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары турында аңлатып үттеләр. Очрашуда катнашучыларны РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары һәм  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге,  форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга  алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән таныштырдылар.

Сатып алучылар уздырылган чарага бик теләп кушылды һәм үз хокуклары турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.

Очрашуда катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган файдалы мәгълүматлар белән буклетлар таратылды, шулай ук "кайнар линия" телефонының эше турында мәгълүмат җиткерелде, теләге булган һәркем әлеге телефон буенча кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, түләүсез ярдәм алырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International