Профилактик (гавами) чара: эшче штабның киңәйтелгән утырышы

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Арча муниципаль районында 2019 елның ике айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.

2019 елның ике айлык йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләнде.

Арча районы алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар буенча фикер алышынды. Аларга юл куймау өчен киңәшләр бирелде.

Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының "ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ)" бүлегендә (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Грифҗанов: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, хәмер базарында тәртип бозуларны булдырмау буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International