Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәктә халык белән очрашу уздырылды

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 28 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халык белән үзара хезмәттәшлек итүне оештыру һәм бу өлкәдә кешеләрнең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Казан шәһәренең Авангардная урамы буенча 74 йорт адресында урнашкан Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәктә чираттагы очрашуны уздырды.

Очрашу вакытында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды. 

Халык белән очрашу вакытында кулланучыга шәхси эшкуар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүматны бирү турында; шартнамә (квитанция) рәсмиләштерү турында; товар өчен түләү тәртибе; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары турында; сатып алучыдан шикаятьләрне кабул итү һәм дәгъваларны карау сроклары турында сөйләштеләр.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, товарларны сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләр турында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, хакы түләнгән товарга яки күрсәтелгән хезмәткә товар чекларын бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатып узылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International