2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан "Докторская" колбасасына кулланучылар дегустациясе уздырылачак. Дегустация барышында Татарстан Республикасыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле Республикалары, Пермь крае) төрле җитештерүче-предприятиеләрнең колбасаларының сыйфаты бәяләнәчәк. Колбасаның бәясе бер килосы өчен 279 сумнан 671 сумга кадәр тәшкил итте. Пешерелгән "Докторская" колбасасының дегустациягә куелган барлык үрнәкләре дә Татарстан Республикасы сәүдә объектларыннан сатып алынды. Дегустацияне уздыру максаты – кулланучыларның белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, теге яки бу җитештерүчеләрнең пешерелгән "Докторская" колбасасының кулланучы үзлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук җитештерүчеләрнең дә, сатучыларның да әлеге өлкәдәге вәзгыятьне үзгәртүгә бәйле уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү. Колбасаларның барлык үрнәкләре дә башта критерияләрнең тулы бер исемлеге: микробиологик, физик-химик, органолептик, гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшеренүләр узды. Базарда сатыла торган колбасалар куркынычсызмы? Ярлыкта күрсәтелгән состав чынбарлыкка туры киләме? Кайсы җитештерүче иң яхшы "Докторская" колбасасын чыгара? Моны, чыннан да, "доктор язганмы"? Кулланучылар дегустациясендә шушы һәм башка сорауларга җавап биреләчәк. Үрнәкләрне ит продукциясе экспертларыннан, азык-төлек лабораторияләре, контроль-күзәтчелек органнары, сәүдә челтәрләре вәкилләреннән, ит предприятиеләре технологларыннан, ММЧ вәкилләреннән торучы компетентлы комиссия бәяләячәк.