Барып чыкмаган отпуск

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Россия базарында турфирмалар көннән-көн арта бара, ләкин ни кызганыч, аларның кайберләре бер көнлек оешма гына булып һәм гражданнар сатып алган турлар тормышка ашмаган очраклар да булгалый. Иң яхшысы, кеше бу хакта – өенә кайткач, ә иң начары аэропортта гына белеп ала. Түбән Камада дистәләрчә кеше курорт юлламалары өчен акча түләп, туристлык агентлыгы хуҗабикәсе булган шәхси эшкуар гамәлләреннән зыян күргән. Барысы да диңгез ярында ял итәргә ниятләгән булган. 2018 елның 13 августында Түбән Камада яшәүче Б. ханым да туристлык продуктын сатып алу турында турфирма белән шартнамә төзегән, аның бәясе 97 000 сумга төшкән. Шартнамә буенча тур агенты туристлык сәфәрен кылу өчен броньга кую, түләү, кирәкле юл документларын (бер урыннан икенче урынга бару документлары, туристлык ваучеры, шулай ук башка төр документлар) алу һәм клиентка тапшыру йөкләмәсен үз өстенә ала. Шартнамә буенча тур агентлыгы Төркиягә (Алания) барган өчен тур операторыннан сәфәрне броньга кую, Түбән Кама-Анталья маршурты буенча ике турист өчен бару-кайту өчен авиабилетларны броньлау йөкләмәсен алган булган. Шартнамә шартлары нигезендә тур бәясе кулланучы тарафыннан вакытында һәм тулы күләмендә шартнамә имзаланган көнне түләнгән. Гражданлык кодексы буенча, йөкләмәләр йөкләмә шартлары һәм закон, башка төр норматив актларның таләпләренә ярашлы рәвештә үтәлергә тиеш, әмма ләкин кулланучыга төп хезмәтләр күрсәтелмәгән. Шәхси эшкуар чит илгә очарга берничә көн кала туристка билгесез сәбәпләр аркасында тур операторыннан тур продуктына броньне рәсмиләштермәгәнлеге турында хәбәр итә, ул чакта кулланучы эшләрне башкаручыга шартнамәне өзү һәм акчаны кайтару таләбе белән мөрәҗәгать итә. Түбән Камада яшәүче ханым инде көтәрлек нәрсә калмагач һәм тиешле вакыт узуын да аңлагач, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә, шуннан соң белгечләр тарафыннан туристлык хезмәтләрен күрсәтү шартнамәсе буенча һәм туристлык продуктын сату турында шартнамә шартларын үтәмәүгә бәйле рәвештә әхлакый зыянны компенсацияләү турында дәгъва гаризасы төзелә. Төзелгән шартнамә кулланучыга туристлык хезмәтләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән, шуңа бәйле рәвештә, якларның хокукый мөнәсәбәтләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нормалары белән җайга салына. Җаваплы як утырышка килмәде, суд утырышын кичектерү турында сорамаган. Мондый шартларда, РФ Гражданлык процессуаль кодексы нигезендә, суд эшне җаваплы як катнашыннан башка, читтән торып суд эшен башкару тәртибендә карауны мөмкин хәл, дип санады. Дәгъва белдерүче як суд утырышында дәгъваи таләпләрен тулы күләмендә хуплады. Суд тикшерүе барышында Түбән Кама суд районы буенча суд участогының җәмәгать судьясы фикеренчә, дәгъва белдерүче ханым шартнамә өзүгә булган хокукыннан файдаланган һәм шуңа күрә дә җаваплы якка дәгъвачыга түләгән суммасын кайтару, 10000 сум күләмендә әхлакый зыянны каплау, кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндермәгән өчен штраф түләттерү турында карар чыгарды. Бүгенге көндә суд карары үз көченә кергән, ләкин тагын бер проблема килеп чыга: җаваплы яктан сумманы ничек алырга? Түбән Камадагы фирма бүгенге көндә инде ябылган, шәхси эшкуарга карата "Мошенниклык" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, аның кайда булуы мәгълүм түгел. Моңа охшаш хәлгә тарымас һәм намуссыз агентлардан имин булу өчен, киңәш итәбез: билгеле булмаган турфирмалардан юлламалар сатып алмагыз; имзалар алдыннан шартнамәне игътибар белән укыгыз. Язылган барлык нечкәлекләргә дә игътибар итегез. Тур агентлыгының кайсы туроператор белән эшләвен тәгаенләгез, шулай ук әлеге туроператорның Бердәм федераль реестрга кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International