Белгечләр элемтә чараларының сыйфатына бәйле шикаятьләргә анализ ясады

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүгенге заман кешесенең тормышын элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Кичә генә купшылык чарасы булып саналган телефон бик мөһим ихтыяҗга әверелде.  Әмма сатып алынган кәрәзле телефоннарда еш кына төрле җитешсезлекләр барлыкка килә, ул исә кулланучыларга бәйле бәхәсләрнең сәбәпчесенә әверелә. Кулланучылар, төрле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә.

Кулланучылар мөрәҗәгатьләренең сәбәпләре барысы өчен дә уртак:

- гарантия срогы дәвамында төрле җитешсезлекләрнең барлыкка килүе;

- җитешсезлекләрнең күп тапкырлар чагылышы;     

- функцияләрнең үз вазыйфасын үтәмәве;     

- заряд җыю җайланмасының төзек булмавы;     

- аккумулятор зарядының тиз бетүе;

- товар турында тулы мәгълүматның бирелмәве;  

- техник документациядә күрсәтелгән параметрларның чынлыкка туры килмәве;  

- кулланучы ризалыгыннан башка ремонт үткәрү;  

- гарантия ремонтын уздыруның озакка сузылган вакытлары (ике айдан алып алты айга кадәр);

- кибетләрдә телефоннарны алмаштырып тору фондының булмавы;  

- начар ишетелү;   

- гарантия ремонты өчен түләү таләп итү.

Ләкин шикаятьләрнең холкы да, шикаятьләр саны буенча лидерлар да үзгәреп тора. Әгәр элек дәгъваларны кабул итүдән баш тартуга, гарантия ремонтын ясаудан баш тартуга, ремонт чорында куллану өчен башка телефон бирүдән баш тартуга, кулланучыларның белеме булмауга һәм персоналның квалификациясе җитмәүгә бәйле шикаятьләр күп булса, хәзер андый шикаятьләр шактый кимеде. Соңгы вакытта кулланучының гаебен тану тенденциясе барлыкка килде. Шул ук вакытта гарантия (бушлай) ремонтын ясаудан баш тарту яки сыйфатсыз товарны алмаштырудан баш тарту өчен "ведомство эчендәге" сервис үзәгенең экспертиза бәяләмәсе нигез булып хезмәт итә. Мисал өчен, "Телефон корпусы эчендә коррозия булу", "Эксплуатацияләү шартларын бозу" яки "Тышкы сәбәпләр аркасында механик зыян килү" һ.б. Кулланучылар, сервис үзәкләре бәяләмәләре белән килешмәгән очракта, товарларга Бәйсез экспертиза үзәкләрендә бәйсез экспертиза үткәрә ала. Бу хәл әлеге мәсьәләләрне кулланучылар файдасына хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә, товар сатучы, җитештерү дефекты ачыкланганда, кулланучыга бәйсез экспертиза үткәрүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләргә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International