Сыйфатсыз гарантия ремонты

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Чистайда яшәүче бер кеше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кәрәзле телефон сатучы салоннарның берсенә карата дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлеге кеше узган ел башында смартфон сатып алган булган.  Товарның гарантия срогы – 12 ай. Сатып алганнан соңгы уникенче айда товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән, ә атап әйткәндә – смартфон сүнгән һәм инде бүтән кабынмаган. Кулланучы товарны сатучыга гарантия ремонтына тапшырырга мәҗбүр була. Ремонттан соң телефонны кабул иткәндә анда механик хилафлык урыннары барлыкка килгән – экраны корпусыннан аерылып тора башлаган, панель белән пыяла арасында ярык пәйда булган. Шуңа бәйле рәвештә товарны сатучыга ремонтлау өчен янә тапшырырга туры килгән. Ләкин товардагы җитешсезлек бетерелмәгән. Шуннан соң кулланучы сатучыга җимерелгән телефон өчен акчаны кире кайтару таләбе белән язмача дәгъва юллаган, тик аңа бу эшне башкарудан баш тартканнар.  Дәгъва гаризасында кулланучы судтан смартфон сату-алу шартнамәсен өзүне һәм җаваплы як тарафыннан смартфон бәясен каплауны, акча кайтару турында таләпне үтәү вакытын кичектергән өчен кичектерүнең һәр көне өчен товар бәясенең 1%ы күләмендә неустойка түләтүне сораган. Җаваплы як тарафыннан ихтирамсыз мөнәсәбәт аркасында барлыкка килгән, үзенең бозылган хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуы аркасында рухи кичерешләргә китергән әхлакый зыянны кулланучы 5000 сум күләмендә бәяләгән. Суд кулланучының таләпләрен канәгатьләндерер һәм кулланучы таләпләрен ихтыяри нигездә канәгатьләндермәгән өчен җаваплы яктан кулланучы файдасына суд билгеләгән суммадан 50% күләмендә штраф түләттерер, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International