"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының (алга таба – Закон) 20 статьясы товардагы җитешсезлекләрне бетерү тәртибен җайга сала. Әлеге статьяның 1 пунктында әйтелгәнчә, товарның җитешсезлекләрен бетерүнең якларның язма формадагы килешүендә билгеләнгән срогы 45 көннән артык була алмый.
Товарда җитешсезлекләрне бетерү буенча законда билгеләнгән сроклар бозылган очракта, кулланучы Законның 18 статьясында каралган бүтән таләпне белдерергә хокуклы.
Тормыштан алынган мисал
2011 елның 13 мартында гражданин А. сенсорлы экран белән кәрәзле телефонын гарантия ремонтына тапшырган. Законда билгеләнгән срокта товардагы җитешсезлекләр бетерелмәгән. Кулланучы "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясы нигезендә сыйфаты тиешле булмаган кесә телефоны өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә. Товарның 45 көннән артык гарантия ремонтында булуы әлеге таләпне белдерү өчен нигез була.
Авторлаштырылган Сервис Үзәгендә сыйфатка уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә дәгъвада белдерелгән җитешсезлекнең расланмавы сәбәпле сатучы тарафыннан әлеге таләп канәгатьләндерелми. Кулланучы мондый бәяләмә белән ризалашмый, чөнки кәрәзле элемтә салонында телефонны караган вакытта белдерелгән җитешсезлекнең булуы раслама таба, телефон элеккегечә заряд җыймый һәм кабынмый.
Кулланучы үз хокукларын яклау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итә. Кулланучыга үз мәнфәгатьләрен суд тәртибендә якларга тәкъдим ителә. Шуңа бәйле рәвештә аңа судка дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә ярдәм күрсәтелә.
Дәгъва гаризасында дәгъва белдерүче сату-алу шартнамәсен өзүне һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны, шулай ук җавап бирүчедән аның законлы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты чыккан һәр көн өчен неустойка түләтүне сорый. Моннан тыш, дәгъва таләпләренә әхлакый зыян өчен компенсация дә кертелә.