"Кара-каршы элемтә" форматы

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстанда, Россиядәге кебек үк, 2018 ел ахырына "Инцидент менеджмент" системасы эшли башлады, аның ярдәмендә хакимиятләр социаль челтәрләрдә нәрсә турында сүз баруы хакында белеп тору һәм тәнкыйть белән мактау сүзләренә оператив йогынты ясау мөмкинлегенә ия. Түбән Кама муниципаль районы да шундый яңа – "кара-каршы элемтә" форматы белән эшли, ул проблемаларны хәл итеп кенә калмыйча, шәһәр халкына теге яки бу программалар турында хәбәр итү мөмкинлеген дә бирә.

Шулай итеп, "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Түбән Кама халык контроле" төркеме бар, анда гражданнар төрле өлкәләрдә төрле хокук бозулар турында яза. Мисал өчен, май аенда әлеге төркемдә кешеләрнең төрле сәүдә үзәкләрендә азык-төлек бүлекләренә карата шикаятьләре бастырылган, янәсе, үлчәүләр алдап үлчәүгә көйләнгән, ягъни кулланучыларны алдыйлар; кулланучы почмагы һәм кайтавазлар кенәгәсе дә юк, икән. Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге мөрәҗәгатьләргә җавап бирде һәм гамәлдәге закон таләпләрен үтәү буенча әлеге бүлекләрдә күчмә профилактик чаралар үткәрде.

Кулланучыны алдау – ул товарның сыйфатына яки аның исәбенә карата ялгыш фикер тудыру, дигән сүз. Ә инде бәясен дөрес исәпләмәүгә, үлчәү аша алдап сатуга һәм башка төрле манипуляцияләргә килгәндә, шуның нәтиҗәсендә гражданин акчасыннан коры калган очракта, эшкә ЭЭМ хезмәткәрләре алыначак. Алдауның төрле төрләре бар, алар өчен аерым җәза төрләре каралган. Әгәр алдашу күренеше ачыктан-ачык күренеп торса, мондый җинаять өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.7 "Кулланучыларны алдау" статьясы буенча җаваплылык күздә тотыла. Гаеплеләр штраф рәвешендә җаваплы була, аның күләме хокук бозучының статусына (гражданин, вазыйфаи зат яки оешма) карап аерыла.

Кулланучы почмагына килгәндә, гамәлдәге законнарда "кулланучы почмагы" дигән төшенчә юк. Әмма кайбер норматив хокукый актларда билгеле бер мәгълүматны кулланучыга күренерлек һәм үтемле булырлык итеп җиткерү каралган. Эшчәнлекнең билгеле төрләрен регламентлаучы Законнар һәм Кагыйдәләр тиешле шартнамәне төзегәнчегә кадәр кулланучыга товарны дөрес сайлап алуны тәэмин итәргә тиешле мәҗбүри мәгълүматлар арасыннан җиткерелергә тиешлесен үз эченә ала. Мәгълүмат танышып чыгу өчен уңайлы урында урнаштырылырга тиеш һәм теләсә нинди формада – стенд, кулланучы почмагы яки башка төрле итеп ясалырга мөмкин. Шулай ук сатучыда кайтавазлар һәм тәкъдимнәр китабы да булырга тиеш, ул кулланучы таләбе буенча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International