«Урман» кафесы хезмәткәрләре өчен профилактик чаралар

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында, Баулы районының Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлында урнашкан «Урман» кафесы хезмәткәрләре өчен профилактик чаралар үткәрде.

Очрашу барышында Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Кафе хезмәткәрләренә аңлатылганча, башкаручы, кулланучыларның дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны күрсәтмә һәм аңлаешлы рәвештә кулланучыларга җиткерергә тиеш.

Шул ук вакытта продукция һәм хезмәтләр турында мәгълүмат кулланучыларга меню, прейскурантлар яки мондый хезмәтләр күрсәткәндә кулланыла торган башка ысуллар аша җиткерелергә тиеш. Өстәвенә, мәгълүмат җәмәгать туклануы тәкъдим итә торган продукциянең фирма атамасыннан гыйбарәт булырга, анда ризыкларны әзерләү ысуллары һәм аларга керә торган төп ингредиентлар күрсәтелергә, җәмәгать туклануы продукциясенең әзер ризыклары порцияләренең авырлыгы, продуктларның азык кыйммәте турында мәгълүмат булырга тиеш. Кулланучыга залда да, хезмәт күрсәтү залыннан тыш та меню, прейскурантлар һәм хезмәт күрсәтү шартлары белән танышу мөмкинлеген бирү зарур. 

Моннан тыш, башкаручы кулланучыга тәкъдим ителә торган җәмәгать туклануы продукциясе күләмен тикшерү мөмкинлеген бирергә тиеш.

Җәмәгать туклануы продукциясенең төп куллану үзенчәлекләре һәм тәкъдим ителә торган продукциянең сыйфаты турында,  шулай ук, әгәр ул коммерция сере түгел икән, ризыкны әзерләү шартлары турында мәгълүмат дөрес җиткерелгән очракта, кулланучының үз зәвыгына туры килә торган ризыкны сайлап алу мөмкинлеге бар дигән сүз. Шулай ук, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре кысаларында, кулланучы һәм башкаручы арасында мөнәсәбәтне җайга салмаган өлешендә хезмәт күрсәткәндә мөнәсәбәтләр барлыкка килгән очракта, бу очракта Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре кулланылуына игътибар юнәлтелде.

Соңыннан кафе хезмәткәрләренә төрле файдалы мәгълүмати материаллар - кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International