"Модная семья" СҮ территориясендә кизү тору турында мәгълүмат

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

2019 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре А.Р.Шәйхетдинов Казан шәһәре, Борхан Шаһиди ур., 17 йорт адресында урнашкан "Модная семья" сәүдә үзәге территориясендә кизү торды.

Кулланучыларга, эшкуарларга, сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Тыңлаучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде. 

Түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • кулланучыларга шәхси эшкуар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү хакында;
  • шартнамә (квитанция) рәсмиләштерү турында;
  • товарга түләү тәртибе; товарның җитешсезлекләре ачыкланганда кулланучының хокуклары турында;
  • сатып алучыдан дәгъвалар кабул итү һәм дәгъваларны карау сроклары буенча.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булуы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр китабын бирү турындагы таләпләр аңлатылды.

         Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

Нәтиҗәдә катнашучыларга:

- иң проблемалы хәлләр буенча; аларның компанияләренә хас һәм аларга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде;

- кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге төп моментлар буенча гамәли тәкъдимнәр җиткерелде;

- кулланучыларның хокукларын яклау һәм РФ Гражданлык кодексы өлкәсендә хокук системасының, экспертиза һәм сыйфатны тикшерү системасының чынлыкта ничек эшләве хакында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International