Чистай шәһәрендә яшәүче ханым Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына техник яктан катлаулы товарлар сату кибетләренең берсенә карата дәгъва проектын әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Эш шунда ки, узган елның ноябрь аенда ул кер юу машинасы сатып алган, әмма гарантия срогы дәвамында товар, кимчелекләрен бетерү өчен, сатучыга берничә тапкыр кире кайтарылган. 2019 елның март ахырында кер юу машинасы сатучыга чираттагы ремонтка тапшырылган. Товарны ремонттан соң кабул иткән вакытта кер юу машинасында ярыклар һәм сырланган эзләр рәвешендә механик зыян килгән урыннар барлыкка килгән. Моннан тыш, челтәр кабеле "заглушка"сына зыян килгән, шланг искегә алмаштырылган һәм машина аякларында резин тышчалар юк. Товарны сатучыга бирү исемлеге буенча мондый җитешсезлекләр булмаган. Шул рәвешле, югарыда күрсәтелгән җитешсезлекләр товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан.
Шуңа бәйле рәвештә кулланучы язма дәгъвада сату-алу шартнамәсен өзү һәм зыян салынган кер юу машинасы өчен акчаны кайтару таләбен белдерде.
Әгәр сатучы аның таләбен ирекле тәртиптә канәгатьләндермәсә, ул үз мәнфәгатьләрен суд тәртибендә якларга ниятли һәм судтан законлы таләпне канәгатьләндерү вакыты узган һәр көн өчен товар бәясеннән 1% күләмендә неустойка (пеня) түләтүне, шулай ук зыянны каплауны һәм әхлакый зыянны компенсацияләүне таләп итәчәк.
Сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерер һәм эш судка барып җитмәс, дип өметләнәбез.